Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.
Утырыш эшен ачып, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан коррупциягә каршы системалы чаралар күргән беренче төбәкләр арасында булды. "Закон өстенлеген тәэмин итү төп элемент булып тора. Һәркем бу юнәлештә эзлекле рәвештә эшли башларга", – дип билгеләп үтте ул.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Комиссия каравына социологик тикшеренүләр нәтиҗәләрен исәпкә алып, коррупциягә каршы эшнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләсе чыгарыла. Коррупция темасы буенча халык арасындагы сораштырулар республикада 2006 елдан бирле үткәрелә. Аларның нәтиҗәләре буенча халык республикада коррупция дәрәҗәсен уртача дип бәяли һәм РФнең башка субъектлары арасында аны аерып чыгармый. "Әмма бу тынычланырга сәбәп бирми. Татарстанда икътисадны үстерүгә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән зур программалар гамәлгә ашырыла. Без илкүләм проектларда актив катнашабыз, инвестицияләр җәлеп итү эшендә темпны киметмибез. Бу эшчәнлек бизнес алып баруның ачык һәм аңлаешлы кагыйдәләрен тәэмин итүдән, шулай ук нәтиҗәле идарә итүдән башка мөмкин түгел", – дип ассызыклады ТР Президенты.
Аннары прокуратура, югары уку йортлары һәм профильле министрлыклар вәкилләре җаваплылык зоналары буенча коррупция хәтәрләрен киметү чараларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге эш "2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру" дәүләт программасы нигезендә башкарыла. Шулай итеп, Татарстан Урман хуҗалыгы министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе эшчәнлеге оештырылды.
Ел дәвамында дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук ире (хатыны) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматларның дөреслеген, тулылыгын, коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү өчен норматив хокукый актлар проектларын урнаштыру буенча эшләр башкарылды, Министрлыктагы коррупция торышы турында җәмәгатьчелек фикерен онлайн-сораштыру үткәрелде.
Шуны да искәртик: Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы вазыйфаи затлары арасында мөмкин булган коррупция күренешләренә оператив җавап бирү максатларында интернет-кабул итү бүлмәсе, электрон почта (Ziyatdinova.Elvira@tatar.ru) эше оештырылды "ышаныч телефоны" (8(843) 221-37-23) эшли.
ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары файдаланылды