Равил Кузюров хезмәткәрләргә Мәскәү өлкәсе Урман хуҗалыгы комитетының дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү тәҗрибәсен өйрәнергә кушты

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада министр урынбасарлары, эшләр идарәчесе, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында федераль дәүләт урман күзәтчелеген тормышка ашыру, файдалану өчен исәпләнгән диләнкене үзләштерү, республика предприятиеләренә агач ташу, Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасын эшләү, дәүләт телләре турындагы Татарстан Республикасы законнарын үтәү турында һ.б. мәсьәләләр тикшерелде.

Аерым алганда, министрга Татарстан Республикасы муниципаль районнарында яшәүчеләр арасында 2020 елга урман янгыннарын профилактикалау буенча чаралар планы эшләнүе һәм раслануы турында сөйләделәр. Аның кысаларында урман тармагы белгечләренең авыл җирлекләре башлыклары, халык, арендаторлар, урман фонды янындагы урман кишәрлекләре хуҗалары белән очрашулар уздырылачак, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында янгынга каршы актив пропаганда оештырылачак.

Докладларны тыңлаганнан соң, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Министрлык хезмәткәрләренә Мәскәү өлкәсе Урман хуҗалыгы комитетының кайбер дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү тәҗрибәсен өйрәнергә кушты. "Без хәзерге дөнья тенденцияләренә иярергә тиеш. Мөрәҗәгать итүчеләр өчен шул рәвешле дәүләт хезмәтләреннән файдалану өстенлекләре ачык, бу – гадилек, уңайлылык һәм вакытны янга калдыру", – дип ассызыклады министр.

Киңәшмә ахырында Равил Кузюров контроль-күзәтчелек чараларын үткәрүгә, республикада мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүгә һәм "Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2019 елдагы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында" коллегия үткәрүгә әзерлеккә кагылышлы йөкләмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International