Бүген Министрлыкта республиканың урман фонды территориясендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, җитәкче-урманчылар, аларның урынбасарлары, урманнарны саклау һәм яклау буенча инженерлар, Әгерҗе, Азнакай, Алабуга, Зәй һәм Минзәлә урманчылыкларының участок урманчылары катнашты.
"Федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында бу айда без инспекторлар составын хезмәт буенча әзерлибез. Элегрәк мондый семинарлар 5, 10 һәм 13 декабрь көннәрендә узды", – диде Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров семинар-киңәшмәне ачып.
Үзенең чыгышында Айрат Әхмәров семинар-киңәшмәдә катнашучыларга федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыруны җайга сала торган норматив хокукый актлар, дәүләт урман инспекторларының хокуклары һәм бурычлары, планлы һәм планнан тыш, документар һәм күчмә тикшерүләр, урманнарда контроль (патрульлек итү һәм планлы (рейд) тикшерүләр) уздыру үзенчәлекләре турында сөйләде.
"Юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга карата уздырылган планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында хокук бозулар ачыкланса, административ хокук бозу турында беркетмә юридик затка төзелә, әгәр дә боерык белән вазыйфаи затка әлеге өлкәдә гамәлдәге закон таләпләрен үтәү бурычлары йөкләнгән булса, шулай ук административ хокук бозу турында беркетмә дә төзергә кирәк, – дип искәртте докладчы. – Тикшерү материаллары (тикшерү акты, күрсәтмә, административ хокук бозу турында беркетмә һәм башка документлар) Министрлыкка тикшерү тәмамланган көннән соң бер көн узганчы тапшырылырга тиеш".
Шулай ук ул зарури таләпләрне һәм муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр бирү, урман таләпләрен бозулар турында актлар һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү кагыйдәләренә дә җентекләп тукталды.