Министрлыкта агачны законсыз әзерләүне, транспорт белән ташуны, эшкәртүне, сатуны һәм экспортка җибәрүне кисәтү һәм чикләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасында агач материалларын законсыз әзерләүне, транспорт белән ташуны, эшкәртүне, сатуны һәм экспортка җибәрүне кисәтү һәм чикләү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Утырыш урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды. Чарада Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы, Казан районара табигать саклау прокуратурасы, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш буенча баш идарәсе, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе, Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә Росимуществоның төбәкара территориаль идарәсе, "Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" һ.б. вәкилләре катнашты.

Утырышны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ачты. Үзенең чыгышында ул 2020 елда ведомствоара комиссия эше мәсьәләләрен күтәрде һәм 2013 елның 28 декабрендәге 415-ФЗ номерлы федераль законны гамәлгә ашыру тәртибе турында хокук саклау органнары хезмәткәрләре өчен уку семинарын уздыруны һәм гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу килешүләре буенча әзерләнгән агачтан максатчан файдалануга тикшерүләр оештыруны планга кертергә тәкъдим итте. Шулай ук Илгизәр Зарипов урманнардан файдаланучы затлар (агач әзерләү белән шөгыльләнүче арендаторлар, тимер юл транспортына сатып алу һәм төяү пунктлары, урман техникасы, урман эшкәртү цехлары хуҗалары) исемлеген формалаштырганда һәм актуальләштергәндә комиссиядә катнашучылар арасында мәгълүмат алмашу кирәклеген дә билгеләп үтте.

Алга таба Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров һәм урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алсу Мостафина чыгыш ясады.

Айрат Әхмәров яңа ел алды чорында ылыслы яшь агачларның сакланышын тәэмин итүгә юнәлдерелгән "Чыршы" оператив-профилактик чарасын уздыру мәсьәләләренә тукталды. "Урманчылыклар һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләре хезмәткәрләреннән торган мобиль патруль төркемнәре оештырылды, – дип хәбәр итте Айрат Әхмәров. – Алар 20-31 декабрьдә ылыслы агачлар күп булган урман кишәрлекләрендә даими патрульлек итәчәк".

Алсу Мостафина урман фонды территориясендә карантин фитосанитар зоналар турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, урманнардагы яхшы санитар һәм урман патологиясе торышын тәэмин итү һәм карантин корткычларның карантин төрләре белән зарарланган агач әзерләүне һәм транспортлауны чикләү максатларында, Министрлык, Россельхознадзор идарәсенең һәм "Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" арасында системалы хезмәттәшлек, аерым алганда, 2020 елда карантин төрләрне фитокрантин корткычларның санын актуальләштерү максаты белән бергәләп инвентаризацияләүне үткәрү кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International