Бүген Сколковода "Чиста ил" форум-күргәзмәсе кысаларында узган Россия Табигать министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә "Экология" илкүләм проекты буенча 2019 елга нәтиҗәләр ясалды, шулай ук аны алга таба гамәлгә ашыру перспективалары буенча фикер алышынды.
Утырышны ачып, Россиянең экология министры Дмитрий Кобылкин Россия Президенты Владимир Путинның һәм Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведевның сәламләү сүзләрен укыды.
Дәүләт башлыгының форумда катнашучыларга мөрәҗәгатендә билгеләп үтелгәнчә, экологик хәлне яхшырту, әйләнә-тирәлеккә, табигый байлыкларга җаваплы караш кыйммәтләрен алга этәрү, шулай ук Россиядә калдыклар белән эш итү буенча заманча югары технологияле тармак булдыру – барлык дәрәҗәдәге хакимият, гражданлык җәмгыяте институтлары, бизнес һәм ММЧ вәкилләренең саллы тырышлыгын таләп итә торган мөһим гомуммилли бурыч.
Дмитрий Кобылкин илкүләм проектның касса үтәлеше һәм бер ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләде.
"Максатчан күрсәткечләр буенча иң катлаулы илкүләм проектыбыз. Гомуми бюджет – 4 трлн.сумнан артык, бу бик зур сумма. Шулардан 700 млрд. сумын федераль бюджет кертә. Ил проектында бюджетның зур өлеше – бюджеттан тыш чыганаклардан, һәм безгә бу бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итү өстендә актив эшләргә кирәк. Бу ел гаять күрсәткечле булды, без ярты миллион сумга якын акча җәлеп иттек", – диде ул.
Илкүләм проектның иң катлаулы юнәлеше дип Дмитрий Кобылкин "калдыклар"ны атады, ә 2019 елгы казанышлардан "Россия экология операторы" җитештерү кооперативы төзелүен билгеләп үтте.
Россия Табигать министрлыгы башлыгы шулай ук "Саф һава" проекты кысаларында 350 берәмлек экологик җәмәгать транспорты сатып алу, 12 000 берәмлек урман янгыны техникасы сатып алу, урманнарны торгызу планын арттырып үтәү, илнең милли паркларында экотуризм өлкәсендә зур казанышлар һәм гомуми мәйданы 1,7 млн.га булган 3 яңа милли парк булдыру кебек уңай моментларны билгеләп үтте.
Россия Табигать министрлыгы коллегиясе утырышында "Экология" илкүләм проектын гамәлгә ашыруга кураторлык итүче федераль ведомство вәкилләре, илкүләм проектны тормышка ашыру белән шөгыльләнүче ведомство оешмалары җитәкчеләре һәм әйдәүче хезмәткәрләре, төбәкләрдәге вәкилләр (урыннарда илкүләм проект кураторлары, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре), шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.
Исегезгә төшерәбез, "Чиста ил" халыкара форум-күргәзмәсе "Экология" илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 16-18 декабрь көннәрендә уза. Пленар утырыштан тыш, форумда "ачык диалог" форматында Илкүләм проектның аерым юнәлешләре буенча сессияләр, илкүләм проектның барлык юнәлешләре буенча җиһазлар һәм заманча технологияләр, Россия һәм чит ил эшләнмәләре күргәзмәсе, ЕС һәм БДБ илләре вәкилләре катнашында халыкара чаралар, шулай ук тематик белем бирү программалары уза.
Форум илнең барлык тармакларында да, шулай ук экологиягә бәйле рәвештә дә, елга йомгак ясау мәйданчыгы булып тора. Шуңа күрә "Киләчәкне саклап калып: "Экология" илкүләм проектын гамәлгә ашыруның беренче нәтиҗәләре" пленар утырышын 2019 елда Россия Табигать министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе белән бергә үткәрергә карар ителгән. Пленар утырышның төп темалары – "Экология" илкүләм проектын тормышка ашыруның беренче нәтиҗәләре, 2020 елга планнар, тармакта кабул ителгән закон проектлары, иң яхшы уңайлы технологияләрне эшләү һәм гамәлгә кертү, илкүләм проектның мөһим чараларына ярдәм күрсәтү механизмнары, шулай ук башка темалар.
РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте материаллары файдаланылды