Министрлыкта федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта республиканың урман фонды территориясендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, җитәкче-урманчылар, аларның урынбасарлары, урманнарны саклау һәм яклау буенча инженерлар, Лаеш, Кама, Кызыл Йолдыз, Мамадыш һәм Түбән Кама урманчылыкларындагы участок урманчылары катнашты.

Семинар-киңәшмәне Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров үткәрде. Ул урманнарда планлы һәм планнан тыш, документар һәм күчмә тикшерүләр, контроль чаралар (патрульлек итү һәм планлы (рейд) тикшерүләр) уздыру, зарури таләпләрне һәм муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр бирү кагыйдәләре, урман таләпләрен бозулар турында актлар һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү үзенчәлекләре турында сөйләде.

Шулай ук чара кысаларында "Агач ташучы машина" ("Лесовоз") оператив-профилактик чарасының нәтиҗәләре турында да фикер алыштылар. Айрат Әхмәров хәбәр иткәнчә, быел әлеге операциягә 592 дәүләт урман инспекторы, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы территориаль бүлекләренең 450 хезмәткәре җәлеп ителгән. 1 октябрьгә 645 рейд үткәрелгән, стационар постларда агач материаллары төягән 662 машина туктатылган һәм тикшерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International