Бүген, 20 нче декабрьдә, Татарстан Республикасында "Чыршы" оператив-профилактик чарасы башланды. "Көчәйтелгән эш режимына күчәбез. Урманчылыклар һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләре хезмәткәрләре катнашында 140тан артык мобиль патруль төркеме булдырылды, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров. – Алар ылыслы агачлар күп булган урман кишәрлекләрендә көн саен патрульлек итәчәк. Операция 31 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк".
Исегезгә төшерәбез, агачларны законсыз кисү, аларга зыян китерү өчен физик затларга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Моннан тыш, агачларны законсыз кискән зат киселгән агач токымына, аның үсүенә һәм урманнарны саклау категориясенә бәйле булган урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак. Зыян Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 29 декабрендәге 1730 номерлы карары нигезендә исәпләнә.
2018 елда "Чыршы" операциясе кысаларында 147 мобиль патруль төркеме булдырылган иде, 1,2 меңнән артык рейд тикшерүе уздырылды, шул ук вакытта законсыз рәвештә чыршы әзерләүнең 18 очрагы ачыкланды, китерелгән зыян суммасы 41,8 мең сум тәшкил итте.
Урман законнарын бозуның барлык фактлары турында урман сагының турыдан-туры 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук "Халык контроле" мобиль кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин.