Министрлыкта федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәләр циклы тәмамланды

2019 елның 21 декабре, шимбә

Кичә, 20 нче декабрьдә, Министрлыкта республиканың урман фонды территориясендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәләр циклы тәмамланды. Чарада ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, җитәкче-урманчылар, аларның урынбасарлары, урманнарны саклау һәм яклау буенча инженерлар, Болгар, Буа, Кайбыч, Идел буе һәм Тәтеш урманчылыкларының участок урманчылары катнашты.

Семинар-киңәшмәне Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров үткәрде. Ул урманнарда планлы һәм планнан тыш, документар һәм күчмә тикшерүләр, контроль чаралар (патрульлек итү һәм планлы (рейд) тикшерүләр) уздыру, зарури таләпләрне һәм муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр бирү кагыйдәләре, урман таләпләрен бозулар турында актлар һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү үзенчәлекләре турында сөйләде.

Шулай ук чара кысаларында "Чыршы" оператив-профилактик чарасын уздыру мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. Айрат Әхмәров хәбәр иткәнчә, быел урманчылыклар һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләре хезмәткәрләреннән торган 140тан артык мобиль патруль төркеме булдырылган. "Без барыбыз да 31 нче декабрьгә кадәр көчәйтелгән эш режимына күчәбез, – дип өстәде ул. – Ылыслы үсентеләрне законсыз кисү очракларына юл куймас өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International