Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТАССР һәм РСФСР атказанган урманчысы Василий Исайкинның туганнары белән очрашты. Очрашуда министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның эшләр белән идарә итүчесе Эльмира Шагаева, урман хуҗалыгы музее директоры Илгиз Зарипов, "ТР Дәүләт архивы" ДБУ директоры Илдар Шәфыйков һәм аның комплектлау һәм белешмә-эзләү системалары буенча урынбасары Гүзәл Илдарханова-Балчыклы катнашты.
Очрашуны ачып, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Равил Кузюров Министрлык тарафыннан ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре алып барылуы турында билгеләп үтте. Шулай итеп, урман хуҗалыгы музее өчен архив материаллары җыю эше алып барыла, муниципаль районнарда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап истәлекле агачлар, скверлар һәм аллеяларга нигез салынган һ.б. "Василий Иванович Исайкин, һичшиксез, тармак һәм ТАССР урман хуҗалыгы министрлыгы тарихында мөһим урын алып тора, – дип ассызыклады Равил Кузюров. – Ул урманнарны торгызуга һәм яклагыч урманнарны үрчетүгә, урманнарның продуктлылыгын арттыруга, яңа фәнни эшләнмәләр һәм технологияләр кертеп, зур өлеш кертте".
Василий Ивановичның туганнары – А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ философия кафедрасының өлкән укытучысы Ирина Исайкина һәм "Касымовский" сөт комбинаты ҖЧҖ юрисконсульты Даниил Исайкин җылы кабул итүләре өчен министрга рәхмәт белдерде. Алар Василий Иванович турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
Аннары очрашуда катнашучылар архив материалларын һәм Василий Исайкин белән бәйле документларны урман хуҗалыгы музеена һәм "ТР Дәүләт архивы" ДБУ тапшыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Белешмә өчен. Исайкин Василий Иванович (1922-2011 еллар) Мордва АССРның Краснослободский районының Комлы Лосевка поселогында туган. Хезмәт эшчәнлеген 1941 елда Чкалов өлкәсе Мостай урман хуҗалыгы техник-урманчысы вазыйфасында башлый. 1942 елдан 1947 елга кадәр армиядә хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында катнаша. Армиядән соң 1951 елга кадәр Мордовия АССРның Шәйгов урманчылыгы постында эшли, 1952 елда Казанга күчеп килә һәм башта Татар урман хуҗалыгы идарәсенең баш урманчысы, ә аннан соң министр урынбасары – ТАССР урман хуҗалыгы министрлыгының баш урманчысы итеп билгеләнә (1962-1986 еллар).
Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, "Батырлык өчен", "Сугышчан казанышлар өчен", "Германияне җиңгән өчен", "Сталинградны саклаган өчен", "Праганы азат иткән өчен", "Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 30 ел", "СССР Кораллы Көчләренә 60 ел", "Янгында батырлык өчен", "Хезмәт ветераны" һ.б. медальләр белән бүләкләнә.
1968 елда Василий Исайкинга – "ТАССРның атказанган урманчысы", 1972 елда "РСФСР атказанган урманчысы" дигән мактаулы исем бирелә.