ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында эшкә йомгак ясалды һәм 2020 елга бурычлар билгеләнде

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Бүген "Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2019 елдагы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында" киңәшмә узды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада министр урынбасарлары, эшләр белән идарә итүче, Министрлыктагы структур бүлечәләрнең җитәкчеләре һәм белгечләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республиканың урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киңәшмәдә ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, эшләр белән идарә итүче Эльмира Шагаева һәм дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторының әйдәүче консультанты Эльвира Зыятдинова доклад белән чыгыш ясады.

Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов 2019 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәү буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү турында сөйләде. Мәсәлән, урман торгызу эшләре 2471 га мәйданда (планның 100% ы), урман культураларын агротехник карау буенча – 17,9 мең га (100%), урман культураларын эстәп утырту буенча – 5 мең га (100%), питомникларда орлык чәчү 26,7 га (121%) мәйданда башкарылган. Аксубай, Арча, Баулы, Биләр, Буа, Алабуга, Зеленодольск сынау, Кызыл Йолдыз, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы һәм Лубян урман-техника көллияте белгечләре чәчү планын арттырып үтәгән.

Шулай ук урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан агымдагы елда 33,2 млн.данә стандарт утырту материалы үстерелгән һәм төп урман барлыкка китерүче токымнарның 13,6 тонна орлыгы әзерләнгән.

Федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында, ел башыннан бирле 24 меңнән артык контроль-күзәтчелек чарасы үткәрелгән, шул исәптән 23,7 мең патруль чарасы үткәрелгән, административ хокук бозулар турында 845 беркетмә төзелгән һәм 1,3 меңнән артык кисәтү бирелгән.

"2020 елда урман законнары бозылу очракларын кисәтү һәм ачыклау эшен көчәйтергә һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, агач әзерләү, аренда һәм сату-алу килешүләре шартларын тәэмин итү буенча системалы эшне дәвам итәргә кирәк", – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов. 

Министр урынбасары Рәис Гомәров хезмәтне саклау, республика предприятиеләренә агач ташу, техника паркын нәтиҗәле эксплуатацияләү һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2019 елда финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә тукталды. Ул, травматизмны кисәтү һәм киметү максатларында, ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә эш участокларында эшләрне һәм махсус кием-салым, аяк киеме һәм башка шәхси саклану чараларын куллануны контрольдә тотуны көчәйтергә, зыянлы һәм куркыныч хезмәт шартларында эшли торган хезмәткәрләргә куркынычсызлык техникасы буенча планнан тыш инструктажлар үткәрергә, 2016-2020 елларга хезмәт шартларын яхшырту һәм хезмәтне саклау буенча тармак максатчан программасы күрсәткечләрен үтәүне тәэмин итәргә кирәк, дип билгеләп үтте.

"Безнең иң зур байлыгыбыз – кешеләр, һәм без аларга эш урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итәргә тиеш", – диде Рәис Гомәров.

Эшләр белән идарә итүче Эльмира Шагаева киңәшмәдә катнашучыларны Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү барышы белән таныштырды. "2019 елның 13 сентябрендә министр Равил Әфраимович "2019-2020 уку елына Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларын үстерү планын һәм аларның эшчәнлеге планын раслау турында" боерыкка кул куйды. Аның нигезендә һәр муниципаль районда кимендә 3 мәктәп урманчылыгы булдыруны тәэмин итәргә кирәк", – дип искәртте Эльмира Шагаева.

Аның сүзләренә караганда, Әгерҗе, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыклары тарафыннан план үтәлгән.

Дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторының әйдәүче консультанты Эльвира Зыятдинова 2019 елда коррупциягә каршы сәясәт өлкәсендәге эш нәтиҗәләре турында сөйләде. "2020 елның 1 гыйнварында 2019 ел өчен керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында белешмәләр кабул ителә башлаячак. Ул 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк", – диде Эльвира Зыятдинова.

Киңәшмәгә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. Ул урман культуралары, урманнарны саклау, урман хуҗалыгы эшләрен башкару, федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру белән бәйле йөкләмәләр бирде. "Шулай ук мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүгә аерым игътибар бирүегезне сорыйм. Мондый берләшмәләрдә катнашучы балалар – безнең беренче ярдәмчеләр, бу – безнең киләчәк, – дип ассызыклады министр. – Аларның барысы да урман профиле һөнәрен сайламаячак, монысы аңлашыла, тик аларда урманга һәм анда эшләүче кешеләргә карата хөрмәт хисе формалашачак".

"Хәзер бездә "Чыршы" оператив-профилактик чарасы бара. Контрольне максималь рәвештә көчәйтүегезне сорыйм, – дип өстәде Равил Кузюров. – Гомумән алганда, ел яхшы узды, без куелган барлык бурычларга да ирештек. Бу нәтиҗәләрне саклап калу мөһим".

Киңәшмә кысаларында шулай ук 2019 елның 4 кварталында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча гавами фикер алышулар да узды. Чарада катнашучылар контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләрен һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләрен карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International