Казанда "Урман нигъмәтләре" дигән иҗади остаханә ачылды

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Бүген Казан шәһәрендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бинасында ТР "Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ "Урман нигъмәтләре" дигән иҗади остаханәсен ачу тантанасы булды. Анда Казан шәһәре Совет районы мөхтәсибәтенең "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты.

"Безнең остаханәдә булып, башкала халкы һәм аның кунаклары табигать, иҗат һәм урман дөньясына чума алачак, – дип билгеләп үтте Ләйсән Хәйретдинова. – Безнең барлык югары сыйфатлы эшләнмәләребез дә шәһәр халкына ошар дип ышанам".

"Урман нигъмәтләре" иҗат остаханәсендә агач эшләнмәләре сатып алырга мөмкин: үрү элементлары белән җиһазлар, үрелгән төрле модельле люлькалар, кәрҗиннәр, мунча кирәк-яраклары, үзебездә җитештерелгән үләннәрдән чәй, республиканың экологик чиста урыннарында җыелган җиләкләрдән әзерләнгән бал һәм кайнатма.

Моннан тыш, һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә остаханәдә табигый талчыбыктан кәрҗин үрү, панно ясау, мунчала, имбир перәннекләре әзерләү буенча мастер-класслар узачак. Ә Яңа ел каникуллары вакытында 2020 елның 3-8 гыйнварында мастер-класслар киңәйтелгән программа белән үткәреләчәк, анда теләге булган һәркем Раштуа тәкыялары, шәмнәр һәм башка яңа ел композицияләре ясарга өйрәнә алачак. Мастер-классларга әлеге телефон аша язылырга мөмкин: 89178795119.

"Урман нигъмәтләре" иҗади остаханәсен бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, шулай ук җитәкче-урманчылар һәм республика урман хуҗалыклары директорлары карады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International