Татарстанда "Чыршы" операциясе дәвам итә

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасында "Чыршы" операциясе дәвам итә. Аның кысаларында "Болгар урманчылыгы" ДКУ дәүләт урман инспекторлары Спас кишәрлеге урманчылыгы территориясендә законсыз урман утыртмаларын кисү фактын ачыклады. "Спас районы буенча Эчке эшләр бүлеге ярдәмендә гражданинның шәхесе билгеләнде, административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, – дип сөйләде җитәкче-урманчы Дмитрий Зарифуллин. – Урман фондына китерелгән зыян 534 сум күләмендә бәяләнә".

"Тәтеш урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Кариле кишәрлеге урманчылыгы территориясендә ылыслы ботакларны законсыз җыю фактын теркәде.

Исегезгә төшерәбез, агачларны законсыз кисү, аларга зыян китерү өчен физик затларга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Моннан тыш, агачларны законсыз кискән зат киселгән агач токымына, аның үсүенә һәм урманнарны саклау категориясенә бәйле булган урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак.

Урман законнарын бозуның барлык фактлары турында урман сагының турыдан-туры 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук "Халык контроле" мобиль кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International