"Рослесозащита" ФБУ "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" филиалы директоры урынбасары Венера Ефременкова Зеленодольск муниципаль районының "В.В.Карпов исемендәге лицей" МБМУ "Зеленый островок" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен дәрес үткәрде.
Дәрес барышында Венера Ефременкова укучыларны ТР Урманнарны яклау үзәге эшчәнлегенең юнәлешләре, урман патологиясе мониторингын уздыру үзенчәлекләре, урман үсемлекләре орлыкларын бәяләү һәм башкалар белән таныштырды.
Шул ук вакытта дәрес кысаларында укучыларның һөнәри үзбилгеләнеш мәсьәләләре дә күтәрелде. Венера Ефременкова урман хуҗалыгы һөнәрләре, Лубян урман-техника көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында белем алу шартлары турында җентекләп сөйләде. Укучылар әлеге белем бирү учреждениеләренең белгечлекләре һәм юнәлешләре, уку вакыты һәм эшкә урнашу мөмкинлекләре турында белде.