Бөгелмәдә С.Ф.Морозов исемендәге кече яшьтәге мәктәп укучыларының тикшеренү һәм проект эшләре конференциясе узды

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Бөгелмә шәһәренең "Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе" МБМУ базасында С.Ф.Морозов исемендәге кече яшьтәге мәктәп укучыларының тикшеренү һәм проект эшләренең XII республика конференциясе узды. Экспертлар жюрие составында ТР Экология министрлыгы, Бөгелмә районы Балалар экология-биология үзәге, "Укучылар сарае" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, шулай ук "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ урманнарны торгызу инженеры Гүзәлия Латыйфуллина да бар иде.

Аның максаты – балаларның игътибарын үз җирлегендәге табигый, тарихи һәм милли мираска җәлеп итү, табигатькә сак караш тәрбияләү, туган якның төбәк үзенчәлекләрен өйрәнү өчен укучыларның һәм педагогларның тырышлыкларын берләштерү.

Конференция гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-5 нче сыйныф укучылары арасында 2 этапта үткәрелде. Читтән торып катнашу этабына Бөгелмә, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләреннән һәм республиканың башка шәһәрләреннән һәм торак пунктларыннан 176 гариза бирелгән иде. Конференциянең икенче этабына 85 җиңүче чакырылган иде. Алар "Полиэтилен пакет – файда яки зыянмы?", "Табигатьтәге музыка", "Степной" дәүләт табигать комплексы тыюлыгы территориясендә сирәк төр хайваннарны һәм үсемлекләрне тикшерү", "Лишайниклар – һаваның чисталык күрсәткечләре" һ.б. темаларга үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим итте.

Турыдан-туры этап нәтиҗәләре буенча 11 секциядә җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатлар билгеләнде, алар "Республика олимпиадалар үзәге" дәүләт автоном учреждениесе дипломнары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International