Шәһәр яны урманчылыгы хезмәткәрләре "Чыршы" оператив-профилактик чарасы кысаларында рейдлар үткәрә

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

"Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре "Чыршы" оператив-профилактик чарасы кысаларында рейдлар үткәрә. "Казанга якын урнашкан булу сәбәпле, без ылыслы яшь үсентеләрнең сакланышын тәэмин итү буенча контрольне күп тапкырлар көчәйттек, – дип сөйләде "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшәфиев. – Мәсәлән, урман биләмәләрендә график нигезендә һәм расланган маршрутлар буенча патруль уздырыла. Операция башланганнан бирле хокук саклау органнары белән берлектә 12 рейд үткәрелде. Шулай ук без гражданнар арасында урманга сак караш турында аңлату эшләре уздырабыз. Бүгенге көндә урман утыртмаларын законсыз кисү очраклары теркәлмәде".

Татарстан Республикасында "Чыршы" операциясе 20 декабрьдә башланды. Исегезгә төшерәбез, агачларны законсыз кисү, аларга зыян китерү өчен физик затларга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Моннан тыш, агачларны законсыз кискән зат киселгән агач токымына, аның үсүенә һәм урманнарны саклау категориясенә бәйле булган урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак.

Урман законнарын бозуның барлык фактлары турында урман сагының турыдан-туры 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук "Халык контроле" мобиль кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International