Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында департамент җитәкчесе урынбасары Сергей Ковалев рәислегендә видеоконференция режимында киңәшмә уздырылды. Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгына идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре Тимур Галиев, Азат Корбанов һ.б. катнашты.
Киңәшмәне ачып, Сергей Ковалев катнашучыларга агымдагы елда федераль бюджет үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2020-2022 елларга бюджет проектларын яклау нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде.
Чара кысаларында шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 18.02.2019 ел, № АГ-П9-1110 йөкләмәсен һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Гордеев тарафыннан расланган законсыз агач әзерләүгә һәм аның әйләнешенә каршы көрәш өлкәсендәге проблемаларны хәл итү буенча чаралар планының 18 пунктын үтәү мәсьәләләре дә күтәрелде. Аерым алганда, Сергей Ковалев хәбәр иткәнчә, чаралар планы нигезендә, быел илнең кайбер субъектларында тикшерүләр узган. "Сезне агач әзерләүгә һәм аның әйләнешенә контрольне көчәйтүегез турында сорыйм", – дип ассызыклады ул.