Равил Кузюров: "Без эшчәнлегебезнең ачыклыгын һәм үтә күренмәлелеген арттырырга тиеш"

2019 елның 27 декабре, җомга

Бүген Министрлыкта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, аның урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Иҗтимагый совет рәисе Илгиз Зарипов, ТР Иҗтимагый палатасы, "Лубян урман-техника көллияте" дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе вәкилләре һ.б. катнашты.

Утырышны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ачты һәм эш регламентын игълан итте. Чарада докладлар белән Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторының әйдәүче консультанты Эльвира Зыятдинова, ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров чыгыш ясады.

Эльвира Зыятдинова утырышта катнашучыларны 2019 елда коррупциягә каршы сәясәт өлкәсендәге эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул искәрткәнчә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә эш "2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру" дәүләт программасы нигезендә башкарыла.

Ел дәвамында дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан тапшырылган керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында, шулай ук иренең (хатынының) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында мәгълүматларның дөреслеген, тулылыгын тикшерү, коррупциягә каршы бәйсез экспертиза өчен норматив хокукый актлар проектларын урнаштыру, Министрлыкта коррупция торышы турында җәмәгатьчелек фикерен онлайн-сораштыру һәм башка чаралар үткәрелгән.

Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов 2019 елда "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Шулай итеп, проект нигезендә, агымдагы елда 2471 га мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылган, төп урман барлыкка китерүче токымнарның 13,6 тонна орлыгы әзерләнгән һәм 33,2 млн. данә стандарт утырту материалы үстерелгән.

"Төбәк проектының беренче максатчан индикаторы – "Урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетүнең киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданнарына нисбәте" – 66% (планның 106%ы), – диде Илгизәр Зарипов. – Икенче күрсәткеч "Урман янгыннарыннан алынган зыян" дип атала. Министрлык, аның карамагындагы учреждениеләр, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, районнарның башкарма хакимияте органнары, шулай ук янгынга каршы үткәрелгән чараларда белгечләрнең җайга салынган эше нәтиҗәсендә Татарстанда 2011-2019 елларда янгын куркынычы янаган чорларда гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калуга ирешелде. Индикатор күрсәткече 0 сум тәшкил итә".

Министр урынбасары Рәис Гомәров республика территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, аны финанс белән тәэмин итү һ.б. буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләренә тукталды. Аерым алганда, ул барлык кирәкле чараларны үтәү өчен федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган акчаларның җитәрлек күләмдә булмавын билгеләп үтте. "Җитмәгән финанслау дәүләт бюджет учреждениеләре тарафыннан агачны карап тотудан, хезмәт күрсәтүдән һәм халык куллану товарлары җитештерүдән алынган бюджеттан тыш акча хисабына каплана", – дип хәбәр итте министр урынбасары.

Аннары урман корылышы материаллары, урман культурасы, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләрен уздыру үзенчәлекләре турында фикер алышу булды.

Утырышка министр Равил Кузюров йомгак ясады. Ул ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлегенең ачыклыгын һәм үтәкүренмәлелеген арттыру кирәклеге турында ассызыкланды. "Бу гражданнарның ышанычын ныгыту өчен дә, системабызның тотрыклы эшләвен тәэмин итү өчен дә мөһим, – диде Равил Кузюров. – Без Министрлыкның рәсми порталында күбрәк мәгълүмат, төрле белешмәләр, хисаплар һәм башка материаллар урнаштырырга тиеш".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International