Хөрмәтле урманчылар, Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре
һәм урман тармагы ветераннары!
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы һәм шәхсән үз исемемнән сезне якынлашып килүче 2020 ел белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Узып баручы ел уңышлы булды, без куелган барлык бурычларны да үтәдек. "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проекты гамәлгә ашырыла башлады. Проект нигезендә 2471 га мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылды, төп урман барлыкка китерүче токымнарның 13,6 тонна орлыгы әзерләнде һәм 33,2 млн. данә стандарт утырту материалы үстерелде. "2014-2024 елларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү" дигән икенче программа буенча 2415 гектар мәйданда саклагыч урман үсентеләре утыртылды. Министрлык, аның карамагындагы учреждениеләр, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, муниципаль районнарның башкарма хакимияте органнары, шулай ук янгынга каршы үткәрелгән чаралар ярдәмендә республикада 2011-2019 елларда янгын куркынычы янаган чорларда гадәттән тыш хәлләрне булдырмауга ирешелде. 45 мең гектардан артык мәйданда урман патологиясе буенча тикшерү, 6 мең гектардан артык мәйданда санитар-савыктыру чаралары, урманнарны карау һәм 11,3 мең гектарда санитар кисүләр үткәрелде. Шулай итеп, без зарарлы организм учаклары мәйданын 30,5 мең гектарга һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданын 1,3 мең гектарга киметә алдык.
2020 елда урман комплексын үстерү дәвам итәчәк. Республика урманчылыкларының һәм урман хуҗалыкларының техника паркы яңартылачак, Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасы эшли башлаячак, урман тармагындагы яшь белгечләргә финанс ярдәме чаралары турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары үз көченә керәчәк. Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән программа кысаларында Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең административ биналарын капиталь ремонтлау эшләре башланачак.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Урман – ул табигатьнең бәһасез бүләге, милли байлык һәм илебезнең экологик куркынычсызлыгы нигезе. Сезгә фидакарь, иҗади хезмәтегез һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм киләчәктә һөнәри уңышлар телим!
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә. Кузюров