2019нчы елда республика урманчылары һәлак булган урман утыртмаларының һәм зарарлы организм чыганакларының мәйданнарын киметүгә ирешкән

2020 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе

2019нчы елда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы белгечләре һәлак булган урман утыртмалары һәм зарарлы организм чыганаклары мәйданнарын 31,8 мең гектарга киметә алган. Бу комплекслы урман хуҗалыгы эшләрен һәм санитар-савыктыру чараларын уздыру ярдәмендә мөмкин булган. Узган ел 6 мең гектардан артык мәйданда санитар-савыктыру чаралары һәм 45 мең гектардан артык мәйданда урман патологиясен тикшерү эшләре башкарылган.

Исегезгә төшерәбез, урман патологиясе буенча тикшерү урманнарның агымдагы санитар һәм урман патологиясе буенча торышын билгеләү, ә санитар-савыктыру чаралары – утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманда патологик процессларның киң үсешен кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан зыянны киметү максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International