Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында "Чыршы" ведомствоара оператив-профилактик чарасына йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, ул 2019 елның 20-31 декабрендә узган иде.
"Чыршы" операциясе кысаларында 50 стационар пост һәм 144 мобиль патруль төркеме булдырылган, 774 кеше – 409 дәүләт урман инспекторы һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләреннән 365 хезмәткәр җәлеп ителгән.
Патрульлек итү барышында Болгар, Буа, Алабуга, Кәләй, Минзәлә, Саба һәм Тәтеш урманчылыклары урман фонды территориясендә законсыз агач кисүнең 12 очрагы ачыкланган. Урман законнары бозылуның барлык очраклары буенча да гаепле затларга карата административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылган. Урман фондына китерелгән гомуми зыян күләме 39,4 мең сум тәшкил итә.