14 нче гыйнварда Татарстанга РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко киләчәк

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Иртәгә, 14 нче гыйнварда, Татарстан Республикасына булган эш визиты кысаларында Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко киләчәк.

Эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу планлаштырылган. Яклар урман ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану һәм тармакны модернизацияләү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышачак.

Шулай ук Сергей Аноприенко ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының "Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2019 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары турында" йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашачак һәм Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсендә ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең эше белән танышачак.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 нче йорт) узачак. Төп докладлар белән ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чыгыш ясаячак.

ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгенә бару 13.30 сәгатьтә (Саба районы, Лесхоз бистәсе, Садовая урамы, 5) планлаштырылган.

Белешмә өчен. ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге 2012 елда файдалануга тапшырылды. Әлеге комплекс Европада иң эре автоматлаштырылган питомник булып тора, анда ябык тамыр системалы утырту материалы үстерелә. Үзәкнең җитештерү куәте елына ябык тамыр системасы белән үстерелгән 12 млн. данә кәлшә тәшкил итә. Татарстанның Урман селекция-орлыкчылык үзәге 11,3 гектар мәйдан били, анда 4 теплица, 13 үстерү кыры, орлыкларны суыту һәм саклау корпусы, 2 склад һ.б. урнашкан. Үзәк ВСС АВ швед компаниясенең заманча җайланмалары белән җиһазландырылган.

2019 елда ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ябык тамыр системасы белән 12 млн. данә кәлшә үстерелгән, шулардан 6,7 млн. данә – гади нарат (шул исәптән 202,5 мең данәсе – яхшыртылган нәселдәнлек үзлекләре белән), 2 млн. данә – Европа чыршысы, 1,5 млн. данә – иенке каен, 1,3 млн. данә – Себер карагае, 0,5 млн. данә – акация.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International