ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсе үткәрде

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе узды, анда эшкә йомгак ясалды һәм киләсе чорга бурычлар куелды. Аны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасарлары, эшләр белән идарә итүче, Министрлыктагы бүлекләрнең җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында 2019 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эш йомгаклары, шулай ук узган елның 20-31 декабрендә "Чыршы" ведомствоара оператив-профилактик чарасын уздыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, патрульлек итү барышында законсыз агач кисүнең 12 очрагы ачыкланды.

Докладларны тыңлаганнан соң, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Равил Кузюров Министрлык хезмәткәрләрен урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау буенча системалы эшне дәвам итәргә чакырды. "Быел урманнардагы хокук бозуларны профилактикалауга аерым игътибар бирергә, шулай ук үткәрелә торган контроль-күзәтчелек чараларының, шул исәптән арендаторлар эшчәнлеген тикшерүләрнең сыйфатын арттырырга кирәк", – диде ул.

Шуның белән беррәттән, министр мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүгә, республикада саклагыч урман утыртмаларын исәпкә алуга, ТР урман фондының геомәгълүмат системасын эшләүгә һәм гамәлгә кертүгә кагылышлы йөкләмәләр дә бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International