ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Биектау һәм Югары Ослан районнарында булды

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Биектау һәм Югары Ослан районнарында булды. Анда ул муниципаль берәмлекләр башлыклары Рөстәм Кәлимуллин һәм Марат Зиатдинов белән очрашты. Очрашу кысаларында урман хуҗалыгын үстерү, урманнарны торгызу һәм калынайту эшләрен башкару мәсьәләләре һәм башкалар турында фикер алыштылар.

Шуның белән берлектә, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Шәһәр яны урманчылыгы" һәм "Идел буе урманчылыгы" дәүләт казна учреждениеләренең "2019 елдагы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар. 2019 елда коллектив килешүләре үтәлешен карау яки 2020 елга аларны пролонгацияләү" темасына багышланган җыелышларында катнашты.

Шәһәр яны урманчылыгы һәм Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы эшчәнлеге йомгаклары буенча утырышта төп доклад белән җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев чыгыш ясады. Ул, 2019 елда урманчылык территориясендә 47 гектар мәйданда – урманнарны торгызу һәм калынайту, 520 гектарда – урман культураларын агротехник карау, 64 гектарда аларны эстәп утырту  эшләренең башкарылганлыгы турында сөйләде. 110 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән һәм 1382 мең данә стандарт утырту материалы үстерелгән. 

Санитар-савыктыру чаралары 1,6 мең га мәйданда башкарылган, шуларның 264 гектарында сайланма санитар кисүләр уздырылган, 1,3 мең гектарда ликвид булмаган агачлар җыелган.

Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең узган елдагы эшенә уңай бәя бирде. Ул хезмәткәрләргә 2020 елга бурычлар турында мәгълүмат бирде һәм аларны урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эшләренә аерым игътибар бирергә өндәде.

Идел буе урманчылыгы һәм Идел буе урман хуҗалыгы коллективлары катнашында узган җыелышта җитәкче-урманчы Рөстәм Исмәгыйлев 2019 елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда 1,2 мең мәртәбә патруль уздырылган, урман законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында 44 кисәтү бирелгән. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында урманнарда 35 км озынлыгында минераллаштырылган яңа полоса ясалган һәм гомуми 89 км озынлыгындагы булган киртәләр каралган.

Урманны карау һәм санитар кисү 103 га мәйданда башкарылган, шул исәптән яшь үсентеләрне тәрбияви кисүләр – 47 га.

Киңәшмәгә йомгак ясап, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белгечләргә тоту өчен исәпләнгән урманнарын үзләштерү дәрәҗәсен арттырырга һәм урман законнары бозылуны кисәтү, мондый очракларны ачыклау һәм булдырмау эшен көчәйтергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International