Урманчылар гражданнар җыеннарында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында хәбәр итә

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Агымдагы елның гыйнвар уртасыннан башлап Татарстан Республикасы муниципаль районнарында авыл җирлекләре гражданнары җыеннары башланып китте. Министрлыкның 2020 елга урманнарда янгынга каршы профилактика буенча эш планы нигезендә, мондый җыелышларда республика урманчылыклары җитәкче-урманчылары, участок урманчылары, урманнарны саклау һәм яклау буенча инженерлар докладлар белән чыгыш ясый.

Татарстан Республикасының "Чирмешән урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Светлогорск кишәрлеге урманчылыгындагы участок урманчысы Владимир Кудряшов Чирмешән муниципаль районы Иске Кади авыл җирлегендәге гражданнар җыенында катнашучыларга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында мәгълүмат бирде. Үз чыгышында ул 2019 елда янгын чыгу хәтәре янаган чор нәтиҗәләренә, бу елга планлаштырылган чараларга тукталды, шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык турында һәм "Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына территорияләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе буенча үзгәрешләр кертү турында" 2016 елның 18 августындагы 807 номерлы карарының гамәлдә булуы хакында искәртте. Әлеге карар нигезендә, кар катламы эреп бетеп, тотрыклы көзге яңгырлы һава торышы яки кар катламы барлыкка килгәнчегә кадәр, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, учреждениеләр, оешмалар, башка юридик затлар, крестьян-фермер хуҗалыклары, җәмәгать берләшмәләре, вазыйфаи затлар, урман янындагы территориядән файдаланучы һәм (яки) аның белән эш итә торган РФ гражданнары, чит ил гражданнары, гражданлыгы булмаган затлар әлеге урынны урманнан кимендә 10 метр аралыктагы полосада коры үлән үсемлекләреннән, чүп-чардан, буран аударган агач калдыкларыннан, башка төрле ягулык материалларыннан чистартуны тәэмин итәргә яисә урманны кимендә 0,5 метр юанлыгындагы янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән яки янгынга каршы башка төрле каршылык белән киртәләп алырга тиеш.

ТР "Исләйтар урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Ашыт кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы  Биектау муниципаль районы Алан-Бәксәр авыл җирлеге гражданнары җыенында урманнарда янгынга каршы профилактика буенча доклад белән чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International