Министрлыкта узган киңәшмәдә урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Министрлыкта 2020 елда урманнарында янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Чарада эшләр белән идарә итүче, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре, республика урманчылыклары җитәкчеләре һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киңәшмәне ачып, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, урманнарны янгыннардан саклау ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора, дип ассызыклады. "Автомобиль һәм тимер юллар челтәре, югары вольтлы электр тапшыру линияләре, газ эшкәртү предприятиеләре, газ-нефть үткәргечләр, ял базалары һәм лагерьлар һәм халыкның массакүләм рәвештә урманнарга килүе янгын чыгу хәтәрен китереп чыгара, – диде ул. – Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама һәм республиканың башка эре шәһәрләренең шәһәр яны зоналарында аеруча зур хәтәр туа".

Аның сүзләренә караганда, урманда янгыннарны кисәтү эшчәнлегенең мөһим өлеше булып урман янгыннарына каршы пропаганда тора. "Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында Татарстан Республикасы муниципаль районнарында авыл җирлекләре гражданнары җыеннары узачак. Министрлыкның эш планы нигезендә, шундый җыелышларның һәркайсында урман тармагы вәкиле урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча доклад белән чыгыш ясарга тиеш", – дип искәртте Илгизәр Зарипов.

Шулай ук узган елның 23 декабрендә видеоконференция кысаларында узган "Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2019 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары турында" киңәшмәсендә бирелгән йөкләмәләрнең үтәлеше, Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү һәм аларда тәрбияләнүче балаларның урман хуҗалыгы музеена баруын оештыру планнары да тикшерелде.

Киңәшмә ахырында Илгизәр Зарипов урман фонды янындагы җир кишәрлекләренең милекчеләренә һәм алардан файдаланучы затларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмау һәм янгын куркынычсызлыгы тематикасына мәгълүмати листовкалар тарату турында кисәтүләр бирү буенча кайбер бурычларны билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International