ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Яшел Үзән һәм Кайбыч районнарында булды

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Яшел Үзән һәм Кайбыч районнарында булды. Төп максат – Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең "2019 елдагы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында. 2019 ел өчен күмәк шартнамәләр үтәлешен карау һәм аларны 2020 елга төзү яки озайту" темасына узган җыелышларында катнашу.

Яшел Үзән районында киңәшмә башланганчы министр район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев белән очрашты. Очрашу кысаларында урман хуҗалыгын үстерү, урманнарны торгызу һәм үрчетү буенча эшләр башкару мәсьәләләре һәм башкалар турында фикер алыштылар.

Җыелыш Яшел Үзән шәһәренең "Родина" мәдәният йорты базасында узды. Төп доклад белән "Яшел Үзән урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкче-урманчысы Идрис Хәмитов чыгыш ясады. Ул, 2019 елда урманчылык территориясендә 27 га мәйданда – урманнарны торгызу һәм үрчетү, 163 гектарда – урман культураларын агротехник карау буенча, 40 гектарда аларны эстәп утырту эшләренең башкарылуы турында сөйләде. 150 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән һәм 205 мең данә стандарт утырту материалы үстерелгән. 

Санитар-савыктыру чаралары 258 га мәйданда башкарылган, шуларның 213 гектарында сайланма санитар кисүләр уздырылган, 45 гектарда ликвид булмаган агачлар җыелган.

Докладны тыңлаганнан соң, урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең узган елдагы эшенә уңай бәя бирде. Ул урманчылык хезмәткәрләрен урман законнарын бозу очракларын кисәтүне һәм ачыклауны контрольдә тотуны көчәйтергә чакырды. "Сез җирдән файдаланучыларның һәркайсын белергә һәм кагыйдә бозучыларга катгый җәза бирергә тиеш, – дип ассызыклады министр. – Янгын чыгу хәтәре янаган чор башланганчы, урман фонды янындагы җир кишәрлекләре милекчеләренә һәм файдаланучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмау турында кисәтүләр бирергә кирәк. Урман фондына һич тә зыян китерүгә юл куярга ярамый".

Кайбыч районында Равил Кузюров шулай ук муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән очрашты һәм урманчылыкның административ бинасында узган "Кайбыч урманчылыгы" ДКУ һәм "Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы" ДБУ утырышында катнашты. Эш нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Илгиз Хафизов хәбәр итте. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, 2019 елда 100 га мәйданда урман культуралары утыртылган, 48 гектарда саклагыч урман утыртмалары утыртылган, питомникта 3,8 га орлык чәчү эшләре башкарылган.

Федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру кысаларында урманчылыкның урман фонды җирләрендә 750 мәртәбә патруль уздырылган. Урманны карау һәм санитар кисү 441 га мәйданда башкарылган, шул исәптән яшь үсентеләрне тәрбияви кисүләр – 135 га.

Министр урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә узган елдагы намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. "Урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек һәм гражданнар, шәхси эшкуарлар һәм юридик затлар тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне тикшереп тору мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне сорыйм", – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International