Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы узды

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча видеоконференция режимында штаб утырышы булып узды. Утырыш департамент җитәкчесе урынбасары Сергей Ковалев рәислегендә узды.

Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгына идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров, "Урман янгыннары үзәге" ДБУ директоры Айдар Гайфуллин һ.б. катнашты.

Киңәшмә барышында Идел буе федераль округы субъектларында урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек, урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнарын эшләү һәм раслау, "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Урманнарны саклау" федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

Ахырда Сергей Ковалев катнашучыларга "Идел буе федераль округы субъектлары тарафыннан урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган Россия Федерациясе вәкаләтләре үтәлешенең нәтиҗәлелеге: 2019 ел нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар" темасына округ киңәшмәсен үткәрү турында мәгълүмат бирде. Чара 2020 елның 5-6 февралендә Йошкар-Ола шәһәрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International