Татарстанның урман тармагының 100дән артык белгече 2020 елда квалификация күтәрү курсларын узачак

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгындагы кадрлар сәясәтенең төп максаты – барлык дәрәҗәдәге кадрларны әзерләү, яңадан әзерләү һәм аларның квалификацияләрен күтәрү юлы белән тармакны югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү, аларны эшкә урнаштыру һәм производствога беркетү, җитештерү хезмәте, һөнәри үсеш өчен уңай шартлар тудыру. Министрлыкның эш планы нигезендә, 2020 елда 100дән артык кеше квалификация күтәрү курсларын узачак. Алар – Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләре, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләре.

Укыту "Урман хуҗалыгы җитәкчеләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү гомумроссия институты" өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ, Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе һәм башкалар базасында оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International