2019-2020 елларда кыш Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе өчен аномаль җылы һава торышы белән билгеләп үтелә. Декабрь һәм гыйнвар айларында Татарстанда җылы һава торышы булды, явым-төшемнәр булмады һәм кар яумады. Әлеге факторлар урманнарга зыян салучы агач кайрысы, ылыс һәм яфрак кимерә торган корткычларның артуына китерергә мөмкин.
Кышлау өчен кайры кимерә торган корткычларның бер өлеше урман түшәмәсе астында кала, икенче өлеше агачлар кайрысы астында кәүсә өлешендә кала. Кыш салкын булган очракта корткычларның бер өлеше һәлак була, бу исә аларның күпләп үрчү очракларын киметә.
2020 елда парсыз ефәк күбәләге, ефәк-күбәләге-монашенка, ярфак бөтергеч яшел имән күбәләге кебек ылыс һәм фрак кимерә торган корткычлар куркыныч тудырырга мөмкин. Шулай ук кайры корткылары – кайры ашаучы типограф һәм уссурия полиграфы кебек корткычларның саны артырга мөмкин.
Бу уңайдан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм "Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарын яклау үзәге" урманнарны саклау һәм яклау буенча чаралар күрәчәк. Татарстан Республикасында санитар һәм урман патологиясе хәленең уңай динамикасын саклауга юнәлдерелгән зарарлы организ чыганакларын инвентаризацияләү (урман корткычларының санын исәпкә алу) һәм урман хуҗалыгы чаралары комплексын гамәлгә ашыру планлаштырыла.