Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында Усали урта мәктәбе һәм Түбән Сон урта мәктәбе базасында ике яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка киләчәк. "Әлеге гомуми белем бирү учреждениеләре белән мәктәп урманчылыкларын оештыру һәм укучыларга экологик белем һәм тәрбия бирү буенча уртак эш турында килешүләр төзелде, берләшмәдә катнашучылар составы билгеләнде. Хәзер оештыру процессы бара, ә атап әйткәндә, мәктәп урманчылыклары турындагы нигезләмәләр эшләнә, аларның атамалары һәм символикалары сайлана", – дип сөйләде "Кама урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Альберт Шамилов.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта "Кама урманчылыгы" ДКУ дүрт мәктәп урманчылыгы – Мамадыш районы Пристань-Берсут төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Берсут", Чистай районы Луч урта мәктәбенең "Урман сакчылары", Балык Бистәсе районы Шомбыт урта мәктәбенең "Лесовичок" һәм Уракчы мәктәбенең "Яшь урманчы" берләшмәләре эшчәнлегенә кураторлык итә.
"Без мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар белән актив эш алып барабыз, алар өчен лекцияләр, дәресләр, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, төрле конкурслар һәм табигать саклау акцияләре уздырабыз, – дип өстәде Альберт Шамилов. – Гыйнвар аенда, әйтик, "Урман гүзәлен саклыйк" дигән темага түгәрәк өстәлләр уздырдык. Шулай ук "Лесовичок" берләшмәсендә катнашучылар, аларның әти-әниләре һәм Шомбыт кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Рифкать Исмәгыйлев "Тату сыйныф серләре" дигән ата-аналар комитетлары республика конкурсының зона этабында катнашты.