Бүген Кукмара районы Лубян урта мәктәбенең "Экос" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Урман хуҗалыгы музеенда булдылар. Музей директоры Илгиз Зарипов укучыларга тармакның тарихы һәм хәзерге торышы турында сөйләде.
"Экос" мәктәп урманчылыгы республикада иң борынгы урманчылыкларның берсе, ул 1968 елда оештырылган. Бу ирекле берләшмә, укучылар аның составынаүз теләге белән керә. Әмма теләге булганнар һәрчак җитәрлек, чөнки һәр гаиләдә урманчы бар. Балалар урманны белә һәм ярата, – дип сөйләде Лубян урта мәктәбе директоры Флюра Рәфыйкова. – Укучылар урман культуралары утыртуда, күркәләр, дару үләннәре җыюда катнаша, сыерчык оялары, кошлар өчен җимлекләр ясый, стена газеталары, методик материаллар чыгара. Икенче ел мәктәп базасында питомник эшли, анда без һөнәр үзләштерү юлында беренче адымнар ясыйбыз. Әлбәттә, безгә барыбызга да Лубян урман-техника көллияте студентлары һәм укытучылары һәм Лубян урманчылыгы хезмәткәрләре булыша".
"Экос" мәктәп урманчылыгы җитәкчесе – соңгы 40 ел дәвамында география укытучысы Фәүзия Фәрхуллина. "Безнең мәктәп, асылда, үсеп килүче буынга экологик белем һәм тәрбия бирү үзәге булып тора. Ел саен без конференцияләр үткәрәбез, аларда хәтта башка илләрдән дә вәкилләр катнаша. 2019 елда, әйтик, бездә Һиндстаннан кунак булды", – дип билгеләп үтте Фәүзия Фәрхуллина.
"Миңа мәктәп урманчылыгы составында булуы бик ошый, һәрвакыт яңа һәм кызыклы нәрсәләр була. Без төрле табигать саклау акцияләрендә һәм конкурсларда катнашабыз, узган ел мин Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слетында булдым, – дип сөйләде 8нче сыйныф укучысы Гадел Леонтьев. – Бу музейда булу бу ел башыннан алган якты тәэсирләрнең берсе булып калачак, мин бик күп кызыклы экспонатлар күрдем".