2020 нче елда Татарстан Республикасының һәр муниципаль районында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында истәлекле утыртмалар, скверлар һәм аллеялар булдырылачак. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы барлыгы 246 га мәйданда урман культуралары утыртырга планлаштыра. Бу миләш, юкә, чыршы, нарат һәм карагай үсентеләре булачак. Эшләр агымдагы елның язында башкарылачак.
Исегезгә төшерәбез, 2019 нчы елның көзендә республика районнарында 43 га мәйданда ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан истәлекле агачлар утыртылды. Чарада Министрлык карамагындагы учреждениеләр һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары хезмәткәрләре катнашты.
Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу 2020 нче елның 25 нче июнендә билгеләп үтеләчәк. ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында социаль әһәмиятле объектлар, парклар һәм скверлар ачу, берничә юбилей чаралары, шул исәптән халыкара, федераль, социаль-мәдәни, фәнни проектлар һәм форумнар үткәрү планлаштырылган.