Бүген Министрлыкта 2019 елда ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эш йомгакларына багышланган баланс комиссиясе утырышы булды. Утырыш урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды.
Утырыш барышында Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Әлмәт, Кәләй һәм Лаеш урманчылыклары җитәкче-урманчылары, шулай ук Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Әлмәт, Кәләй һәм Лаеш урманчылыклары директорлары узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде.
Үз чыгышында Илгизәр Зарипов ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белгечләрен урман законнарын бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү, 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек һәм гражданнар, шәхси эшкуарлар һәм юридик затлар тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә чакырды. Бөгелмә һәм Азнакай урман хуҗалыклары директорларына – стандарт утырту материалын үстерүгә, Баулы урман хуҗалыгына – ябык тамыр системалы кәлшәләрдән урман культуралары булдыру технологиясен кертүгә, Әлмәт урман хуҗалыгы директорына файдалану өчен исәпләнгән диләнкене үзләштергә аерым игътибар бирергә кушты.
Министр урынбасары Рәис Гомәров товар продукциясе җитештерү, эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү, республика предприятиеләренә агач ташу, техниканы нәтиҗәле эксплуатацияләү, хезмәт хакы түләү, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләренә тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, учреждениеләрдә аларның эшчәнлек нәтиҗәлелеген арттыру резервлары бар.
Ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлеге йомгаклары буенча баланс комиссиясенең шундый утырышлары агымдагы елның 8, 11, 15, 18 һәм 25 февраль көннәрендә узачак.