2020 елда Татарстанда "Экология" илкүләм проекты буенча 35 берәмлек урман хуҗалыгы һәм урман янгыннары техникасы сатып алыначак

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

2020 елда Татарстанда "Экология" илкүләм проектының "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проекты кысаларында 35 берәмлек урман хуҗалыгы, урман янгыннары техникасы һәм җиһазлар сатып алыначак. Болар – 9 берәмлек АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086) янгын автоцистернасы, 1 кече урман патруле комплексы УАЗ-390945, 2 берәмлек янгынга каршы югары басымлы җайланма, 8 берәмлек урман утырту машинасы, 8 берәмлек культиватор КЛБ-1,7 һәм 7 берәмлек ПКЛ-70 урман сабаны.

Белешмә өчен. "Экология" илкүләм проектының "Урманнарны саклау" федераль проекты кысаларында "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проекты 2019 елда гамәлгә ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимүе белән урманнарны яңадан торгызу балансын 2024 елга 100% дәрәҗәсендә тәэмин итү. Әлеге максатка ирешү өчен 2 максатчан индикатор билгеләнгән: "урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %ларда" һәм "урман янгыннарыннан алынган зыян, млн. сум". Узган ел нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр 66,3% һәм 0 сум тәшкил итә.

2019 елда "Экология" илкүләм проекты ярдәмендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең техника паркы 15 берәмлек урман-культура һәм 26 берәмлек урман янгыннары техникасы белән тулыланды. Шулай ук 91 берәмлек янгынга каршы җиһаз сатып алынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International