ТР Түбән Кама муниципаль районында яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка киләчәк

2020 елның 7 феврале, җомга

Түбән Кама муниципаль районының Түбән Уратма урта мәктәбендә мәктәп урманчылыгын оештыру мәсьәләләре буенча очрашу узды. Фикер алышуда ТР "Зәй урманчылыгы" ДКУ Болгар кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Рафис Рәхмәтуллин, 7 нче сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашты.

Очрашу барышында Рафис Рәхмәтуллин укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгында урманнарның роле, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча үткәрелә торган эшләр, мәктәп урманчылыклары хәрәкәте һәм аларның эшчәнлеге турында сөйләде. Ул 2019 елда Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слетына, "Урман утырту көне", "Татарстанның чиста урманнары», "Урманны янгыннан сакла", "Макулатура тапшыр – агачны коткар" һ.б. акцияләргә җентекләп тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International