Йошкар-Олада Идел буе федераль округы субъектларының урманнарын саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2020 елның 7 феврале, җомга

Бүген Марий Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә "Урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган Россия Федерациясе вәкаләтләренең Идел буе федераль округы субъектлары тарафыннан үтәлү нәтиҗәлелеге: 2019 ел йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар" дигән темага киңәшмә булып узды. Утырыш эшендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгына идарә итү буенча төбәк органнары җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, тармак оешмалары, фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Чарада Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, "Россия урманнарны яклау үзәге" ФБУ директоры Виталий Акбердин, "Авиалесохрана" ФБУ башлыгы вазыйфаларын башкаручы Николай Кривошеев, "Рослесинфорг" ФДБУ директоры Игорь Мураев һәм башкалар чыгыш ясады.

Аерым алганда, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов утырышта катнашучыларны Татарстан Республикасында урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү буенча алып барыла торган эш белән таныштырды. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ведомствога караган учреждениеләр, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, муниципаль районнарның башкарма хакимияте органнары белгечләренең, шулай ук янгынга каршы уздырылган чараларның җайга салынган эше нәтиҗәсендә Татарстанда 2011-2019 елларда янгын чыгу хәтәре янаган чорларда гадәттән тыш хәлләрне булдырмаска мөмкин булды. "Булган тәҗрибә урман янгыннарына каршы уңышлы көрәшнең дүрт мөһим факторын билгеләде: бу – профилактика, оперативлык, матди-техник база һәм оештыру эше. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-профилактик эш зур роль уйный", – дип билгеләде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International