ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре "Россия чаңгы юллары – 2020" россиякүләм гаммәви чаңгы ярышларында катнашты

2020 елның 8 феврале, шимбә

Бүген Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясенең тагын 72 төбәгендә "Россия чаңгы юллары – 2020" XXXVIII ачык россиякүләм гаммәви чаңгы ярышлары узды. Казан шәһәрендә ярышлар дүрт мәйданчыкта – Горкино-Әмәт урманында, Казансу елгасы үзәнлегендә, "Каенлык аланы"нда һәм Юдино бистәсендәге "Локомотив" стадионында узды.

Чараның үзәк мәйданы "Локомотив" стадионы булды. Ярышта Министрлыклар, ведомстволар, Казан шәһәрендәге төрле оешма, учреждение һәм предприятиеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты. Чаңгы ярышына ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы да кушылды.

"Россия чаңгы юллары" россиякүләм гаммәви чаңгы ярышы 1982 елдан бирле ел саен үткәрелә. "Россия чаңгы юллары" катнашучылар саны һәм географик яктан дөньяда иң масштаблы кышкы спорт чарасы булып тора һәм "Спорт – тормыш нормасы" федераль проекты кысаларында үткәрелә. Әлеге программаның максаты – физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр санын арттыру. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Россиядә бүген чаңгыга 1,5 миллионнан артык кеше чыккан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International