Урман тармагы белгечләре урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу мәсьәләләрендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары администрацияләре белән хезмәттәшлек итә. Әйтик, "Болгар урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе-урманчысы Дмитрий Зарифуллин Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, район учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында Дмитрий Зарифуллин урманчылыкның 2019 елгы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлары турында сөйләде. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, узган ел Болгар урманчылыгы территориясендә 43 га мәйданда – урманнарны торгызу, 70 га мәйданда – урман культураларын тулыландыру, 246 га мәйданда культураларны агротехник карау эшләре башкарылган. 257 мең стандарт утырту материалы, шул исәптән 169 мең ылыслы токым үстерелгән.
"Учреждение эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе – урманнарны янгыннардан саклау. Чаралар комплексы кысаларында узган елда 7 км янгынга каршы яңа минераллаштырылган полосалар булдырылды һәм гомуми озынлыгы 27 км булган киртәләр каралды. Шул ук вакытта урман фонды территориясендә ял итү урыннарына ремонт ясалды һәм янгынга каршы тематикага 4 яңа аншлаг урнаштырылды, – дип билгеләде җитәкче-урманчы. – Урман янгыннарын кисәтү һәм бетерү өчен Болгар урман хуҗалыгы базасында заманча урман янгыннары техникасы һәм җиһазлары белән җиһазландырылган урман янгыннары станциясе бар. Техника төзек хәлдә".
Шулай ук Дмитрий Зарифуллин киңәшмәдә катнашучыларга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, планлаштырылган табигать саклау акцияләре турында мәгълүмат бирде, урманчылык һәм муниципалитет администрациясенең урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу өлкәсендәге багланышлары мәсьәләләренә тукталды.