Министрлыкның аренда мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында лекция үткәрде

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының аренда мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Фәнил Әхмәдуллин "Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру" программасы буенча квалификация үстерү курсларында катнашучылар өчен "Урман фонды җирләрендә умарталык оештыру. Аренда мөнәсәбәтләре" дигән темага лекция укыды. Квалификация күтәрү курслары "Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты" өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында уза, дәресләрдә барлыгы 100дән артык кеше катнаша.

Фәнил Әхмәдуллин тыңлаучыларны авыл хуҗалыгын алып бару өчен урманнардан файдалану кагыйдәләре, урман кишәрлекләрен арендалау килешүләрен төзү үзенчәлекләре, урманнардан файдалану турында хисап тапшыру тәртибе һ.б. белән таныштырды. "Физик һәм юридик затлар урман кишәрлекләрен арендалау килешүен төзегән очракта гына урманнардан авыл хуҗалыгын алып бару өчен файдалана ала, – дип билгеләп үтте ул. – Гражданнар авыл хуҗалыгы эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатларында (шул исәптән умартачылык өчен дә) үз ихтыяҗлары өчен урман кишәрлекләрен түләүсез нигездә файдалану турында килешү рәсмиләштерә ала".

Фәнил Әхмәдуллин шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә һәм аларны бозган өчен җаваплылык чараларына да тукталды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә Татарстан Республикасында гомуми мәйданы 300 га тирәсе булган урман кишәрлекләре умартачылык максатларында бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International