ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алабуга һәм Тукай муниципаль районнарында эш визиты белән булды

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алабуга һәм Тукай муниципаль районнарында эш визиты белән булды.

Алабуга районында министр "Алабуга урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе белән "Алабуга урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесенең "2019 елдагы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар. 2019 ел өчен күмәк шартнамәләр үтәлешен карау һәм аларны 2020 елга төзү яки озайту" темасына җыелыш уздырды. Утырыш Алабуга шәһәре администрациясе базасында узды, анда муниципаль район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина катнашты.

Җыелышта төп доклад белән "Алабуга урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкче-урманчысы Рәмис Гыйлаҗиев чыгыш ясады. Ул 2019 елда урманчылык территориясендә 38 га мәйданда – урманнарны торгызу, 375 га – урман культураларын агротехник карау, 64 га – урман культураларын тулыландыру эшләренең башкарылуы турында сөйләде. 150 кг урман үсемлекләре орлыгы әзерләнгән һәм 425,6 мең данә стандарт утырту материалы үстерелгән.

Аның сүзләренә караганда, санитар-савыктыру чаралары 178,4 га мәйданда башкарылган, шуларның 60 га – ликвид булмаган агачлар җыелган.

"Федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында җир фондына 1 меңнән артык патрульлек үткәрелде, административ хокук бозулар турында 55 беркетмә төзелде һәм урман законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында 84 кисәтү бирелде, – дип билгеләп үтте Рәмис Гыйлаҗиев. – Хәзерге вакытта урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек бара. Без урманчылыкның урман фондына караган территорияләрнең ияләренә, алардан файдаланган кешеләргә кисәтүләр бирә башладык, халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча актив агитация-профилактик эш алып барабыз. Аерым алганда, урманчылык вәкилләре Алабуга, Тукай һәм Менделеевск муниципаль районнары авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында янгынга каршы тематикага багышлап чыгыш ясый, урманнан файдаланучылар белән очрашулар уздыра һәм мәгълүмат листовкаларын тарата."

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. "2020 елда сезгә тоту өчен исәпләнгән диләнкене үзләштерү дәрәҗәсен арттырырга кирәк. Шулай ук урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чор алдыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 807 нче номерлы карарының гамәлдә булуын онытмавыгыз турында сорыйм, – диде Равил Кузюров. – Аерым алганда, урман янындагы территорияне корыган үләннән, урман калдыкларыннан, коры-сарыдан, чүп калдыкларыннан чистартырга яки урманны янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән аерырга кирәк".

Тукай районында министр муниципаль район башлыгы Фаил Камаев белән очрашты. Яр Чаллы шәһәре администрациясе базасында узган очрашуда "Алабуга урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкче-урманчысы Рәмис Гыйлаҗиев, "Алабуга урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесе директоры Миннегаян Мөхәммәтҗанов, Татарстан кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Ирек Сафин катнашты.

Очрашуда катнашучылар агымдагы елда урманнарны торгызу, табигать саклау акцияләрен үткәрү, су саклый торган яклагыч урман утыртмалары утырту, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International