ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мамадыш муниципаль районында булды

2020 елның 14 феврале, җомга

Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мамадыш муниципаль районында булды. Визитның төп максаты – Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең "2019 елдагы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында. 2019 ел өчен күмәк шартнамәләр үтәлешен карау һәм аларны 2020 елга төзү яки озайту" темасына узган җыелышларында катнашу.

Мамадыш шәһәрендә "Мамадыш урманчылыгы" ДКУ һәм "Мамадыш урман хуҗалыгы" ДБУ коллективы җыелышы узды. Анда муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов катнашты.

Эш нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Әхәт Хәсәнов сөйләде. "Бүгенге көндә Мамадыш урманчылыгының урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 47,8 мең гектар тәшкил итә, шуның 46,1 мең гектары – урман белән капланган. Составына Келәүш, Комазан, Норма һәм Соколка кишәрлекләрендәге урманчылыклар керә, – дип сөйләде Әхәт Хәсәнов. – Дәүләт йөкләмәсе буенча, узган ел 58 гектарда – урманнарны торгызу һәм үрчетү, 10 гектарда – саклагыч урман үсентеләре утырту, 145 гектарда урман культураларын тулыландыру эшләре башкарылды".

Эшләрне башкару өчен 2020 елда 273 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән һәм 2145,6 мең данә стандарт утырту материалы үстерелгән.

Шулай ук җитәкче-урманчы үткәрелгән санитар-савыктыру, контроль-күзәтчелек чаралары, табигать саклау акцияләре, гомуми белем бирү учреждениеләрендә профориентация эше һ.б. турында да сөйләде.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эшенә уңай бәя бирде. "Янгын чыгу куркынычы янаган чор алдыннан урманнарда мәҗбүри янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуга юл куймау турында кисәтүләр бирү һәм җирле үзидарә органнары, учреждениеләр, оешмалар, урман янәшәсендәге территориягә ия һәм аннан файдаланучы юридик һәм физик затлар белән урманнарны корыган үләннән, чүп-чардан, җил аударган агач калдыкларыннан чистарту, янгынга каршы минераллаштырылган полосалар белән аерып алу мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек итү эшен дәвам итүегез турында сорыйм", – диде ул.

"Кама урманчылыгы" ДКУ һәм "Кама урман хуҗалыгы" ДБУ  2019 елдагы эш нәтиҗәләре турында Кама урман хуҗалыгы мәдәният йортында фикер алыштылар. Төп доклад белән җитәкче-урманчы Альберт Шамилов чыгыш ясады. "Дәүләт йөкләмәсе һәм "Урманнарны саклау" төбәк проекты кысаларында хисап чорында урманчылык территориясендә 130,7 гектарда – урманнарны торгызу, 1,2 мең гектарда – урман культураларын агротехник карау, 364 гектарда урман культураларын тулыландыру эшләре башкарылды", – дип хәбәр итте Альберт Шамилов.

Аның сүзләренә караганда, урман патологиясе буенча – 2 мең га мәйданда, 110 га санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән. Федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру барышында 1,1 меңнән артык урман фонды җирләренә патрульлек үткәрелгән, административ хокук бозулар турында 25 беркетмә төзелгән һәм урман законнары таләпләрен бозуга юл куймау турында 48 кисәтү бирелгән.

Җыелыш ахырында министр Равил Кузюров 2020 елга өстенлекле бурычларны атады. Ул "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыруга, су саклаучы яклагыч урман утыртмаларына нигез салуга, урман комплексын цифрлаштыруга һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләренә җентекләп тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International