"Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре "Агач ташучы машина" ("Лесовоз") оператив-профилактик чарасы кысаларында рейдлар үткәрә. Операциянең максаты – республикада законсыз агач әзерләүне, ташуны һәм эшкәртүне кисәтү һәм чикләү.
"Бүгенге көндә Шәһәр яны урманчылыгының дәүләт урман инспекторлары, Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, 22 уртак рейд үткәрде, агач төягән 60 артык машина тикшерелде. Хокук бозулар ачыкланмады", – дип сөйләде җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев.
Исегезгә төшерик, урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән озату документларыннан башка агач ташу вазыйфаи затларга агач материалларын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чарасын конфискацияләп яки ансыз гына 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр административ штраф салуга; юридик затларга агач материалларын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чарасын конфискацияләп яки ансыз гына 500 мең сумнан 700 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.