Яр Чаллы шәһәрендә ТР Тукай муниципаль районының мәктәп урманчылыкларын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмә шәһәр мэриясендә узды, анда ТР "Алабуга урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Татарстан кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Ирек Сафин, урман остасы Лилия Ибраһимова, "Түбән Кама" милли паркы" ФДБУ экологик белем бирү белгече Алсу Жукова, "4 нче балалар экология-биология үзәге" МАББУ директоры Владимир Товна, 10 нчы, 38 нче һәм 43 нче урта гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары катнашты.
Киңәшмә барышында мәктәп урманчылыклары өчен заманча белем бирү программаларын эшләү, мондый берләшмәләрнең эшчәнлеген оештыруда катнашучы белгечләрнең һөнәри дәрәҗәсен арттыру, балалар өчен аларның мотивациясен күтәрүгә, сәләтләрен ачу һәм үстерүгә юнәлдерелгән чаралар уздыруга бәйле мәсьәләләр каралды.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балаларны Урман хуҗалыгы музеена, "Алабуга урман хуҗалыгы" ДБУ питомнигына һәм "Түбән Кама" милли паркының экологик сукмагына алып баруны агымдагы елның 1 нче кварталына эш планына кертү турында карар кабул ителде.