ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә. Чаралар комплексы кысаларында Министрлык хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы проекты эшләнде, ул соңрак Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты һәм "Авиалесохрана" ФБУ белән килештерелде. Кичә, 19 нчы февральдә, аны раслар алдыннан документ проекты ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан соңгы инстанциягә – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына килештерү өчен юнәлтелде.

Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планында республика урманнары, урман янгыннары формированиеләре саны, янгын сүндерү техникасы һәм җайланмалары, урманнарда янгын чыгу куркынычы дәрәҗәсе нигезендә мондый чараларны җәлеп итү һәм куллану тәртибе һ.б. турында белешмәләр чагылдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International