Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка киләчәк

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының Азнакай шәһәре гимназиясендә мәктәп урманчылыгын оештыру мәсьәләләре буенча очрашу узды. Фикер алышуда район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Хәннанов, "Азнакай урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Азнакай кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Альберт Галимов, гимназия укытучылары катнашты.

Киңәшмә барышында Альберт Галимов “Яшел планета”, “Ак каен” һәм “Яшь урманчылар” мәктәп урманчылыкларының эшчәнлеге турында сөйләде. Ул балаларның экологик культурасын формалаштыруга һәм аларның сәләтен ачуга юнәлдерелгән мәгариф программаларына һәм уздырыла торган чараларга җентекләп тукталды.

Берләшмә составына 45 кеше – 2-7 нче сыйныф укучылары керер дип көтелә. Мәгариф учреждениесе педагогларына якын арада мәктәп урманчылыгы турында нигезләмә эшләргә, исем һәм девиз сайларга туры киләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International