Лубян урман-техника көллияте укытучылары "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының зона этабында җиңгән

2020 елның 21 феврале, җомга

Кичә, 20 нче февраль көнне, Кукмара муниципаль районының Кукмара шәһәрендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының зона этабы булып узды. Жюри каршында республиканың 10: Балык Бистәсе, Лаеш, Биектау, Арча, Әтнә, Саба, Теләче, Балтач, Питрәч һәм Кукмара муниципаль районнарыннан килгән конкурсантлар чыгыш ясады.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр арасында "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ укытучылары да бар иде. Юлия Галеева – "Хатын-кыз – ел өлгесе" номинациясендә, ә Рөстәм Гарифуллин "Ир-ат-лидер" номинациясендә җиңү яулады. Алар 2020 елның 7 мартында Казан шәһәрендә узачак конкурс финалында катнашачак.

"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсы "Татарстан хатын-кызлары" төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәме белән 1995 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты – республиканың социаль-икътисадый үсешенә, мәдәнияткә, рухияткә, яшь буынны тәрбияләүгә һәм гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклау һәм җәмгыятькә күрсәтү. Конкурс "Хатын-кыз – ана", "Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият", "Хатын-кыз – галим", "Минем язмышым – минем һөнәрем", "Хатын-кыз – лидер", "Хатын-кыз – бизнес-леди", "Өченче буын герое", "Хатын-кыз – ел өлгесе" дигән 8 хатын-кыз номинациясе һәм "Ир-ат – лидер" һәм "Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк" дигән 2 ир-ат номинациясе буенча үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International