Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Аксубай һәм Алексеевск муниципаль районнарына эш сәфәре белән барды. Визитның төп максаты – Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең "2019 елдагы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында. 2019 ел өчен күмәк шартнамәләр үтәлешен карау һәм аларны 2020 елга төзү яки озайту" темасына узган җыелышларында катнашу.
Аксубай штп администрация бинасында "Аксубай урманчылыгы" ДКУ һәм "Аксубай урман хуҗалыгы" ДБУ коллективлары җыелышлары узды. Анда муниципаль район башлыгы Камил Гыйльманов катнашты.
Эш нәтиҗәләре турында "Аксубай урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, узган ел урманчылык территориясендә 51,6 га мәйданда – урманнарны торгызу, 415,4 га – урман культураларын агротехник карау, 104 гектарда өстәмә утырту эшләре башкарылган. "Хисап елы дәвамында 315 кг урман үсемлекләре орлыгы әзерләнде һәм 505,6 мең данә стандарт утырту материалы үстерелде. Үсентеләрнең әлеге саны 2020 елда "Урманнарны саклау" төбәк проектын уңышлы гына гамәлгә ашыру өчен җитәрлек", – дип өстәде Андрей Ильмухин.
Аның сүзләренә караганда, урман патологиясе буенча тикшерүләр 1 мең га мәйданда үткәрелгән, 42 гектарда ликвид булмаган агачлар җыеп алынган.
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманчылыкның һәм урман хуҗалыгының 2019 елгы эшчәнлегенә уңай бәя бирде. "Агымдагы елда эш темпларын киметмәвегез турында сорыйм. 1 нче номерлы бурыч – республиканың урман фонды территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәгәндә дәүләт йөкләмәсен сыйфатлы һәм үз вакытында гамәлгә ашыру", – дип ассызыклады ул.
Министр шулай ук 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек, яклагыч урман утыртмаларының торышын исәпкә алу һәм бәяләү, Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең административ биналарын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру, "Аксубай урман хуҗалыгы" ДБУ базасында II типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясен оештыру һәм урман тармагы хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру мәсьәләләренә дә тукталды.
"Биләр урманчылыгы" ДКУ һәм "Биләр урман хуҗалыгы" ДБУның 2019 елдагы эш нәтиҗәләре турында Биләр авылындагы урманчылыкның административ бинасында фикер алыштылар.
Җыелышта төп доклад белән җитәкче-урманчы Рамил Нуруллин чыгыш ясады. "Бүгенге көндә Биләр урманчылыгының урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 50,8 мең гектар тәшкил итә, шуның 48,7 мең гектары – урман белән капланган. Составына 5 кишәрлек – Алексеевск, Багана, Биләр, Кызыл юл һәм Олы Алан урманчылыклары керә, – дип билгеләп үтте Рамил Нуруллин. – Дәүләт йөкләмәсе буенча, узган ел 65,7 га мәйданда урманнар торгызылды, 204 га – урман культураларын тулыландыру, 1 га урман питомнигында орлык чәчү эшләре башкарылды".
Шулай ук җитәкче-урманчы үткәрелгән санитар-савыктыру, контроль-күзәтчелек чаралары, табигать саклау акцияләре, гомуми белем бирү учреждениеләрендә профориентация эше һ.б. турында да сөйләде.
Җыелышка йомгак ясап, Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыру, урман законнары бозылуны кисәтү һәм ачыклау, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, урман комплексын цифрлаштыру һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек белән бәйле йөкләмәләр бирде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җыелышлар ахырында ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең алдынгы хезмәткәрләре бүләкләнде. "Биләр урман хуҗалыгы" ДБУнең Багана кишәрлеге урманчысы Виталий Захаровка һәм урман тармагы ветераны Вячеслав Мастриковка "Татарстан АССР төзелүгә 100 ел" истәлек билгеләре тапшырылды.