Татарстанның Урманнарны яклау үзәгендә иминият фонды өчен урман үсемлекләре орлыкларын тикшерү эше дәвам итә

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

"Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" филиалында иминият фондына нигез салу өчен урман үсемлекләре орлыкларын тикшерү эше дәвам итә. 2020 ел планы нигезендә филиалның "Татар урман орлыгы станциясе" бүлегенә "Мамадыш урман хуҗалыгы" ДБУ һәм "Кама урман хуҗалыгы" ДБУ учреждениеләреннән төп урман барлыкка китерүче токым орлыклары кайтарылган.

Дәүләт йөкләмәсе нигезендә, быел иминият фонды 50 кг орлык белән тулыланачак.

Исегезгә төшерәбез, урман үсемлекләре орлыкларының иминият фонды, уңышсыз еллар булган очракта, урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләрен тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган иде. Орлыклар ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең Саба муниципаль районы Лесхоз бистәсендәге махсус складта саклана.

Белешмә өчен. Иминият фондларына корткычлар белән зарарланмаган һәм патоген микрофлорасы булмаган, нигездә даими урман орлыкчылыгы базасы объектларында, югары продуктлы утыртмаларда әзерләгән, чәчүлек сыйфатларын таныклый торган сертификатларга ия булган үсеш алу энергиясенең күрсәткечләре югары, сыйфатның 1 нче классына караган орлыклар салына. Уңышлы елларында, инде формалаштырылган иминият фонды булган очракта, ул яңартыла, анда булган орлыклар тулысынча яки өлешчә әзерләнгән орлыкларга алмаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International