Алабуга урманчылыгы хезмәткәрләре "Яшь экологлар – табигать сакчылары" республика семинарында катнашты

2020 елның 28 феврале, җомга

Тукай районының "Тополек" балалар бакчасы базасында "Яшь экологлар – табигать сакчылары" республика семинары булып узды. Чара "Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе" муниципаль бюджет учреждениесе тарафыннан оештырылган.

Семинар эшендә "Алабуга урманчылыгы" ДКУ урманнарны торгызу буенча инженеры Оксана Смирнова, Татарстан кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Ирек Сафин, ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, "Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмат-методика үзәге" МБУ, республиканың гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләре вәкилләре катнашты.

Чара барышында яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирү, заманча белем бирү программаларын эшләү, экологияне өйрәнү буенча нәтиҗәле эш формалары һ.б. мәсьәләләр каралды.

Чарада доклад белән "Алабуга урманчылыгы" ДКУ урманнарны торгызу инженеры Оксана Смирнова чыгыш ясады. Ул катнашучыларны учреждение һәм күзәтүдәге мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге белән таныштырды. Оксана Смирнова табигать саклау акцияләренә, мастер-классларга, лекцияләр, конкурслар һәм балаларның экологик культурасын формалаштыруга юнәлтелгән башка чараларга җентекләп тукталды.

Семинарда шулай ук 9 нчы сыйныф укучысы, Шилнәбаш урта мәктәбенең мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Родион Титов та чыгыш ясады. Ул "Шилнәбаш авылының экологик торышын комплекслы бәяләү" проектын тәкъдим итте, анда әйләнә-тирә мохитнең агачлар үсешенә йогынтысы турында үз күзәтүләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International