Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда 2020 елның 1 нче яртыеллыгына өстенлекле бурычлар тикшерелде. Чараны департамент башлыгы Александр Орнатский үткәрде.
Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгына идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлык бүлекләре башлыклары Тимур Галиев, Азат Корбанов һ.б. катнашты.
Киңәшмә барышында 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек, Идел буе федераль округы субъектлары территориясендә урман янгыннарын сүндерү буенча җыелма планнар эшләү, урман янгыннары барлыкка килүне кисәтүгә юнәлтелгән чаралар комплексын үткәрү мәсьәләләре тикшерелде. "Март ахырына кадәр Рослесхозга урман янгыннарын сүндерүнең расланган җыелма планнарын тапшырырга кирәк", – дип искәртте Александр Орнатский.
Киңәшмәдә шулай ук 2020 елда "Хәтер бакчасы" россиякүләм акциясен үткәрү, 2021 һәм 2022 елларга бюджет проектларын яклау мәсьәләләре дә каралды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Хәтер бакчасы" россияүләм акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кешенең һәркайсы хөрмәтенә агач утырту планлаштырыла. Акция турында тулырак мәгълүматны сайтта белергә мөмкин: https://садпамяти2020.рф.